14 гыйнвар 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Казанда Нәҗип Җиһановка багышланган чаралар башлана
Иртәгә Казан консерваториясенә һәм татар симфоник музыкасына нигез салучы, профессор Нәҗип Җиһановның тууына 115 ел тула.
-
Яңалыклар
Фәрит Сәлман Мигъраҗ кичәсенең мөселманнар өчен әһәмияте турында әйтте
Мигъраҗ кичәсе бу төндә берьюлы ике мөһим вакыйга булуы белән әһәмиятле.
-
Яңалыклар
Психолог озын яллардан соң эшкә керешергә ярдәм иткән ысулларны атап үтте
Чираттагы ялдан яки озын-озакка сузылган Яңа ел каникулыннан соң кабат эшкә керешү авыргарак туры килә.
-
Яңалыклар
Табиб бәйрәмнән соң ябыгу өчен нәрсәләр ашарга кирәклеген әйтте
Ак ит һәм яшелчә бәйрәмнәрдә бил тирәсенә кунган артык майдан котылырга ярдәм итә. Диетолог-нутрициолог София Кованова шул хакта сөйләп үтте, дип яза aif.ru.
-
Яңалыклар
Татарстанда 20 яшьлек егет күршесен вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнә
Чаллыда 36 яшьлек күршесен үтерүдә гаепләнгән 20 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше кузгатылган.
-
Яңалыклар
2025 елда Россиядә авиаһәлакәтләр саны кимегән
2025 елда Россиядә авиация һәлакәтләре саны алдагы ел белән чагыштырганда өчтән бергә кимегән.
-
Яңалыклар
«Манзара» премиясендә катнашачак көрәшчеләр һәм артистлар исемлеге билгеле булды
18 гыйнварда Казанның «Ак Барс» Көрәш сараенда «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак.
-
Җәмгыять
Кышкы келәмдә кызу булачак
Бу атнада татарның иң көчле егетләре Алабугада җыела. Биредә көрәш буенча Татарстан Чемпионаты уза. Бәйге алдыннан 2025 елга нәтиҗәләр дә ясалачак: иң яхшы көрәшчеләр, тренерлар һәм хөкемдарларны зурлаячаклар. Иң күп очко җыйган биш команда исә 500 000, 400 000, 300 000, 150 000 һәм 100 000 сум күләмендә премиягә ия булачак.
-
Җәмгыять
Сез кем атлы?
Актанышта Колын, Әлмәттә Тайсуган, Арчада Каратай, Лениногорскида Зәй-Каратай авыллары бар. Аларның исемнәре атка бәйлеме? Әлеге авылларда бахбайларга мөнәсәбәт ничек? Кешеләренең холкы нинди? Ат елында хәлләрен белешеп алырга булдык.
-
Яңалыклар
Синоптик Татарстанда аномаль суыклар көтелүе турында кисәтте
Бу көннәрдә Татарстанда бик көчле кар яву чоры төгәлләнә. Бүген – чәршәмбе көнне республикада салмак кына кар явып үтәчәк әле. Шуннан соң атмосфера басымы күтәрелеп, һава температурасы төшәчәк.
-
Җәмгыять
Буран саен... хатирә
Ышанам, һәркемнең хәтерендә бураннарга бәйле нинди дә булса хатирә, истәлек яшидер. Һәм алар буран булган саен искә төшә, яңара торгандыр.
-
Җәмгыять
СВОда улы һәлак булган ана : «Елар өчен төн бар!»
«Әллә миңа читен түгелме? Мин дә елыйм. Тик кешеләр янында тешне кысып түзәм мин. Елар өчен төн бар!» Әлки районының Базарлы Матак авылында гомер итүче 70 яшьлек Фәүзия Гыймадиева әнә шулай дип җан яраларына дәва таба. СВОда һәлак булган улының мәетен көтүче ана үзен генә түгел, башкаларны да юата. Рухы көчле аның. Елап кына берни үзгәрмәячәген күптән аңлаган инде ул.
-
Яңалыклар
Идарәче компанияләргә карны яхшылап җыештырмаган өчен 300 мең сум штраф яный
Йорт яны территориясендә кар яхшылап җыештырылмаган очракта идарәче компаниягә 300 мең сум штраф салырга мөмкиннәр.
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшинга «Динамо-Ак Барс» турында китап бүләк иттеләр
Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
-
Яңалыклар
Казанда гаилә коручылар саны арткан
2025 елда Казанда 11431 никах теркәлгән, бу 2024 ел күрсәткечләреннән 2,4 процентка күбрәк. Бу хакта Казан шәһәренең ЗАГС идарәсе хәбәр итә.